Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Цифрлы үсеш министры Татарстан Рәисенә «Халык инспекторы» кушымтасын тәкъдим итте
Kazan Digital Week халыкара форумында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы стенды янында аның башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасын тәкъдим итте.
«Бүген сезнең кушуыгыз буенча гражданлык җәмгыятен үстерү өчен «Халык инспекторы» кушымтасын эшләтеп җибәрәбез. ЮХИДИга ярдәм итәчәк кешеләр тәртип бозучыга билгеләнгән штрафның тулы суммасыннан 50 процент күләмендә компенсация алачак. Гражданнарыбызның инициативасына исәп тотабыз, юл хәрәкәте иминлеген арттырабыз», - диде Айрат Хәйруллин.
Башкача әйткәндә, нинди дә булса машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын үз күзләре белән күргән инициативалы республика халкы видеоны «Халык инспекторы»на җибәрә һәм моның өчен акча ала алачак. Түләү күләме хокук бозуның җитдилегенә бәйле булачак. Бу республика юлларында аварияләр санын киметү өчен эшләнде.
Яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы якын көннәрдә барлык мәйданчыкларда да пәйда булачак. Хәзер ул модерациянең соңгы этапларын уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз