Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Цифрлы үсеш министрлыгы югалган хәрбиләрне «эзләү буенча» фейк чатлар турында кисәтә
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус хәрби операциядә югалган хәрбиләрне эзләүдә ярдәм тәкъдим итүче фиктив бергәлекләр барлыкка килгән. Бу күренешкә Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында игътибар иткәннәр.
Ведомствода әйтүләренчә, мошенникларның максаты – «ярдәм итү түгел, ә акча урлау һәм зарарлы программаларны тарату аша шәхси мәгълүматлар җыю».
Фейк төркемнәр һәм чатлар булдыручылар шәхси мәгълүматларны алу, яки «ярдәм» исеме астында акча җыю өчен хәбәрсез югалганнарның туганнары белән элемтәгә керергә тырыша.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгында тикшерелмәгән чатларга кермәскә, шикле сылтамалар буенча күчмәскә һәм билгесез затларга шәхси мәгълүматларыгызны җибәрмәскә чакыралар. «Барлык рәсми мәсьәләләр дәүләт инстанцияләре аша хәл ителә!» - диләр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз