news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы үсеш министрлыгы Россиядән киткән IT-белгечләрне кире кайтару программасын әзерли

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россиядән киткән IT-белгечләрне илгә кайтару өчен программа шартларын эшли. Аларга дәүләт бирә ала торган шартлар һәм гарантияләр өйрәнелә, дип хәбәр итә ведомствоның җитәкчесе Максут Шадаев.

«Без читкә киткәннәрнең куркуын һәм шикләрен бетерү өчен нәрсә өстәмә эшләнергә тиешлеген ачыкларга тырышабыз. Хәзер без китүчеләргә гарантияләрне нәрсә бирергә мөмкин булуын, гарантияләрнең нинди дәрәҗәдә булырга мөмкин икәнлеген күзәтәбез, фикер алышабыз», – дип билгеләп үтте ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Министр басым ясап әйтүенчә, белгечләргә Россиядә «куркырлык нәрсә юк» икәнен аңларга кирәк. Шул ук вакытта «икътисади шартлар» мәсьәләсе каралмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100