news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Цифрлы үсеш министрлыгы мәктәп укучылары өчен программалау буенча бушлай курслар башлый

Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Учи.ру платформасы белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча бушлай курслар башлый. Әлеге курслар «Код будущего» проекты кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә «Российская газета».

Бу проект программалаштыруның заманча телләрен өйрәнә һәм программалар эшләүче һөнәрен үзләштерә алачак укучыларга исәпләнгән.

Курслар октябрь башында башлана һәм ике елга исәпләнгән. Атнага ике тапкыр онлайн яки офлайн режимда шөгыльләнергә була. Укыту мәктәпләрнең компьютер классларында оештырыла. Шулай ук онлайн режимда Учи.ру платформасыннан Учи.Дома репетиторлары белән шөгыльләнергә була. Төбәкләрдәге укыту класслары турында мәгълүматны «Госуслуги»дагы интерактив карта ярдәмендә белергә мөмкин. Укуга гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot