Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Цифрлы министрлык: Хәрби хисапның бердәм реестры тулысынча 2025 елда эшли башлаячак

Хәрби хисапның бердәм реестрын тулысыныча кулланылышка кертү 2025 елдан да иртәрәк булмый. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җитәкчесенең урынбасары Олег Качанов белдерде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 2023 ел ахырына кадәр бер яки ике төбәктә реестрны куллануны сынау проекты старт ала.
«Хәрби хисап реестрын булдыру, аның тулы көченә кулланылышка кертү 2025 елдан да иртәрәк мөмкин түгел. Ни өчен? Чөнки инфраструктура һәм мәгълүмати иминлек буенча бик катгый таләпләр бар. Әйе, таләпләр, андагы мәгълүматлар хәрби сер түгел, әмма алар хезмәт сере булып тора», - диде ул.
Качанов сүзләренчә, элемтә һәм мәгълүматны саклау өчен катлаулы инфраструктурадан тыш, мондый реестрны булдыру һәм эшләтеп җибәрү күп вакыт һәм матди чыгымнар таләп итә.
Искәртик, 14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру турындагы законны имзалады. Билгеләп үтелгәнчә, аны хәрби комиссариатлар формалаштырачак, тәртибен соңрак Министрлар Кабинеты гамәлгә куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз