news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлаштыру министрлыгы шәхесне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә расларга тәкъдим итте

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Дәүләт хезмәтләре»ндә көнкүрештә таләп ителгән очракта шәхесне тиз арада расларга мөмкинлек бирә торган сервис ачарга тәкъдим итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Мөмкин булган сценарийлар сыйфатында, мисал өчен, түбәндәге очраклар тәкъдим ителә: транспортта бушлай йөрү хокукын раслау, кибеттә әйбер сатып алганда ничә яшьтә булуыңны раслау ихтыяҗы, керүгә чикләүләр булган төрле чараларга һәм үткәрү системасы гамәлдә булган офис үзәкләренә бару.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, әлеге сервис даими рәвештә смартфоннан файдаланырга ияләнгән кешеләр өчен кәгазь паспортка уңайлы өстәмә булырга мөмкин. Мәгълүматларның сакланышын дәүләт үз өстенә алачак. Шул ук вакытта, цифрлы документ төп документны алыштырмаячак һәм аны куллану мәҗбүри булмаячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100