news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Цифрлар министрлыгы: Якын арада паспорт урынына QR-код кулланырга мөмкин булачак

Якын арада Дәүләт хезмәтләре порталында паспорт урынына күрсәтергә мөмкин булган QR-код генерацияләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта ТАСС РФ цифрлар министрлыгына сылтама белән яза.

Башлангыч этапта мондый QR-код балигъ булганнар өчен товарлар сатып алганда, яшь чикләүләре булган чаралар һәм эшкә кертү пунктлары, шулай ук посылкалар һәм заказлы хатлар җибәргәндә яки алганда кулланылачак.

Функционалны киңәйтү РФ Хөкүмәте билгеләгән график нигезендә этаплап башкарылачак. Киләчәктә QR-кодны куллану мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла. Технологияне Күп функцияле үзәк, элемтә салоннары, шәхси хастаханәләр һәм кунакханәләр өчен җайлаштыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot