news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Цифрлар министрлыгы IT-җинаятьләргә каршы торуга юнәлдерелгән доктрина проекты әзерләгән

Россия Цифрлар министрлыгы башка кызыксынган ведомстволар белән берлектә IT-җинаятьләргә каршы торуга юнәлдерелгән доктрина проектын әзерләде. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарылды, дип хәбәр иткәннәр ТАССка министрлыкта.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, доктрина гражданнарны һәм бизнесны киберҗинаятьләрдән яклауны системалы рәвештә көчәйтергә, шулай ук бу өлкәдә дәүләт органнары һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәртипкә китерергә тиеш. Бу кибермошенниклыкка каршы көрәштә үзара килешеп эш итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта документ эшнең төп юнәлешләрен билгели, әмма аларны гамәлгә ашыруның әзер механизмнарын үз эченә алмый. Кайбер тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен законнарга тиешле үзгәрешләр әзерләргә кирәк булачак.

Цифрлар министрлыгында проект иҗтимагый фикер алышу стадиясендә һәм аның нәтиҗәләре буенча төзәтмәләр кертелергә мөмкин, дип ассызыкладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot