Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
CIBAFI җитәкчесе: Казан - ислам дөньясында бизнес өчен җәлеп итә торган мәйданчык
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы ислам финансларын популярлаштыруда һәм Казанның халыкара танылуын арттыруда төп роль уйный. Бу хакта Ислам банклары һәм финанс институтлары Генераль советы (CIBAFI) генераль сәркатибе Абделилаһ Белатик ТАСС белән әңгәмәсендә белдерде.
«Чара зур әһәмияткә ия һәм чит ил партнерларының игътибарын җәлеп итә. Шәхсән мин Казанга һәм Татарстанга беренче тапкыр нәкъ менә шушы форумга чакыру нәтиҗәсендә килдем. Эчке базарда форум кешеләрне ислам финанслары белән таныштырырга ярдәм итә – 6-8 ел элек мондый инструментлар турында сүз дә булмады, ә бүген кайбер банкларда тиешле карарлар уңышлы кертелә», – диде Белатик.
Ул шулай ук белдергәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында Казан бүгенге көндә гаять зур потенциалга ия җәлеп итә торган эшлекле мәйданчык буларак танылган. Мондый нәтиҗәгә соңгы 10-15 елда ирешеп булды, элек шәһәр дөнья аренасында аз билгеле иде.
Абделилаһ Белатик фикеренчә, Kazan Forum бизнес, дәүләт һәм инвесторларның үзара хезмәттәшлеге өчен уникаль платформа бирә, уртак проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
«Татарстан исә, үз чиратында, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә хәләл продукция экспортын сизелерлек арттырырга мөмкин», - дип өстәде CIBAFI башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз