Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыты авылы мәчетенә, Мишә буенда ял итү урынына Мәүлә Колый исеме биреләчәк
Мишә елгасы яр буен 2023 елда төзекләндерәчәкләр.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе елда Чыты авылы мәчетенә XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колыйның исеме биреләчәк һәм аның хөрмәтенә истәлек тактасы, истәлек ташы куелачак.
«Шулай ук Чыты авылында туган якны өйрәнү музеен төзү планлаштырыла. Туристик маршрутлар экскурсия программасына кертелер, музейда борынгы тарих чорларына да урын бирелер дип өметләнәбез. 2023 елда Питрәч районы Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм яр буе паркына Мәүлә Колый исемен бирергә ниятлибез», — диде Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов.
Аның сүзләренчә, Питрәч районы халкын Мишә елгасы яр буенда мәдәни ял итү урыннарын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. «Яр буе Татарстан халкын җәлеп итә торган урынга әйләнергә тиеш», — диде укытучы «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенге көнгә кадәр» республика фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз