news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыршылар алыр вакыт

Чыршылар алыр вакыт

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казанда 20 декабрьдән шәһәр яны урман хуҗалыгыннан китерелгән чыршылар сәүдәсе башлана. Шәһәр хакимияте алар өчен 32 сәүдә ноктасы билгеләгән. Чыршыларны 31 декабрьгә кадәр алырга мөмкин булачак.

Чыршылар урман хуҗалыкларының җибәрү бәяләре 40-180 сум. Сәүдә оешмалары берникадәр югары бәя дә куярга мөмкин. Бу елның яңалыгы - казанлыларның 4 метрдан биегрәк чыршы да сатып алу мөмкинлеге дә бар, элек яңа ел чыршысының билгеле биеклеге бар иде. Эш шунда ки, хәзер күп кенә шәһәрлеләр Яңа елның шәһәр янындагы йортларында каршылауны хуп күрә. Чыршыны алар йорт каршына урнаштыра. Шуңа күрә зур чыршыларга ихтыяҗ артты. Шәһәрнең сәүдә, җәмәгатьчелек туклануы һәм кулланучылар хезмәтендә әгәр мондый ихтыяҗ булса, турыдан-туры урман хуҗалыгы белән чыршы алу өчен килешү төзергә тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100