Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Чыршы" операциясе нәтиҗәсендә, законсыз әйләнештән 400дән артык ылыслы агач алынган
Операция полиция хезмәткәрләре тарафыннан 20-31 декабрь көннәрендә үткәрелгән
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). "Чыршы" операциясе нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән гомум суммасы 250 мең сум тәшкил иткән 419 ылыслы агач алынган. Операция полиция хезмәткәрләре тарафыннан 20-31 декабрь көннәрендә үткәрелгән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн саен ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисү, саклау һәм сату, республика территориясенә Россиянең башка төбәкләреннән законсыз агач кертү каналларын ябу өчен 900дән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.
Операция үткәрелгән дәвердә полицейскийлар базарларда 511 тикшерү һәм республика урманчылыкларында максатлы 373 рейд үткәрелгән. 219 граждан административ җаваплылыкка тартылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз