news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чыра аслыгы Нурлат музееның 105нче экспонаты булды

Родион Федоров шәмчыракны бакча казыганда тапкан булган

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеендагы экспонатлар кенәгәсендә 105нче номер белән чыра аслыгы, ягъни шәмчырак  (светец) билгеләнгән.

Аны 2003 елның 30 маенда китергән булганнар. Чыра аслыгы “Археология һәм этнография” залындагы витринага куелган. Бу экспонатны музейга Камышлы-Михайловкадан Родион Федоров тапшырган. Ул аны бакча казыганда тапкан булган.

Чыра аслыгы чүкеп эшләнгән, өч япьле, аның япьләренә яктылык бирә. Көнкүрештә ул 1917 елга, революциягә кадәр кулланылган, дип белдерә “Дуслык” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot