news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәктәбе балалары Казанның 1000 еллыгы чаралары кысаларында Казанга һәм Кырлайга сәяхәт кылды

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәктәбе балалары Казанның 1000 еллыгы чаралары кысаларында Казанга һәм Кырлайга сәяхәт кылды

(Ульян өлкәсе, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Узган уку елының Соңгы кыңгырау тантанасында “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Илдус Хәмзин балаларга шундый бүләк вәгъдә иткән иде – сүзендә торды.

Мәктәп директоры Наил Мөдәррисев әйтүенчә, озын-озак юл бару сизелми дә калган. Моңа гаҗәеп комфортлы “Сетра” автобусы уңайлыклары гына түгел, балаларның юл буе сөенеп, күмәк җырлап барулары, шигъри конкурс та тәэсир иткәндер. Тагын бер гыйбрәтле нәрсә сәяхәтчеләрне сөендергән: кыйблабыздай кабул ителүче Татарстанда бер генә карыш җир дә эшкәртелми калмаган икән. Ульян өлкәсе җиренең 70–80 проценты буш ятканда, мондый хәл өлкәбез өчен гарьләнү һәм Татарстан өчен шатлану хисләре белән аралашкан.

Казан Кремле, андагы Сөембикә манарасы һәм мәһабәт Кол Шәриф мәчете гомердә оныта алмаслык тәэсир калдырган.

Мәктәп директоры Тукаебызны бүләк иткән Кырлайда булуларына аеруча зур канәгатьлек белдерә. Менә аннан бер өзек. “Сер түгел: бөек Тукаебызның туган туфрагына аяк басу - һәр татар баласының изге хыялы. Бу – Татарстан харитәсенең иң гүзәл урыныдыр. Сөенми мөмкин түгел: Тукайның якташлары милләтебезнең йөзек кашы исемен мәңгеләштерү өчен тырышлыкларын һич тә кызганмаганнар. Төрледән төрле чәчәкләр, ял урыннары, янәшә генә урнашкан урман сихри мохит тудыра. Шагыйрьнең музеенда бөтенләй башка дөньядагыдай хис иттек үзебезне. Биредә бөтен нәрсә үлемсез әдипнең тормыш юлын, иҗатын тасвирлый, әсәрләренең геройларын күз алдына китерә. Бай эчтәлекле музей гына түгел, авылның тирә-юне дә тылсымлы көчкә ия.”

Сәяхәтчеләр мондый бәхеткә ирешүдә ярдәм иткән Илдус Хәмзингә һәм авыл хакимияте башлыгы Әмир Шәрәфетдиневкә олуг рәхмәтләрен юллый.

news_right_1
news_right_2
news_bot