news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чынбарлыкта булмаган җинаять турында ялган мәгълүмат җиткерүчеләр җәзалана

Җинаять кылынган дип, ялган мәгълүмат тарату маддәсе буенча, быел Түбән Камада 7 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан, җинаять кылынган дип, ялган мәгълүмат тарату өчен, 2007-2008 елларда җинаять җаваплылыгына җәлеп итү эшчәнлегенә йомгак ясалган, дип белдерә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Анализ күрсәткәнчә, гражданнарның янәсе үзләренең җинаять корбаннары булуы турында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү сәбәпләре гаять төрле. Мондый уйдырмалар башлыча җаваплылыктан качу яки низаг нәтиҗәсендә үч алу максаты белән кулланыла.
Әйтик, танышы белән ызгышу, С. Андрееваны хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китерә. Ул элек үзе белән бергә яшәгән ир-атның, үзеннән көч белән кәрәзле телефонын талап алуда гаепли. Аның гаризасы буенча тикшерү чаралары барышында, чынлыкта фатирда ир-ат һәм хатын-кыз арасында бәхәс купканы, аннан соң үч алу максаты белән, хатынның ялган гариза язуы ачыклана.
Быел мондый ялган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама шәһәре эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлегендә 7 җинаять эше кузгатылган. Республика прокуратурасы кисәткәнчә, чынбарлыкта булмаганны уйлап чыгарып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү, иртәме-соңмы фаш ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot