news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чын әни шундый буладыр - "Арча хәбәрләре"

Арчада яшәүче гаилә тәрбиягә биш бала һәм бер әби алган.

(Арча, 26 ноябрь, «Татар-информ», "Арча хәбәрләре", Румия Саттарова).  Балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина оештырган очрашуга балаларны тәрбиягә һәм опекага алучылар  килгән иде. Шунда тәрбиягә биш бала алган ана күпләрне шаккатырды, дип яза җирле басма.

"Олы кызның әнисе исерткеч эчемлекләр белән дус, – дип сөйләде ул. – Берьюлы төнге сәгать 12дә эзләп таптык үзен. Алып кайтып, мунча керттем, тәрбияләп, өенә озаттым. Туган көнендә үзебезгә чакырып, кадер-хөрмәт күрсәттек. Әни бит ул, кызның үз әнисе…"

Бу хатынның киң күңеллелегенә исең китә. Без район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина белән алдагы көнне генә аларда булган идек. Рафия Гомәровна: “Мин сезне гаҗәеп гаилә белән таныштырам”, – дип алып барды. Гөлназ Гыйззәтуллина белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Өйдә яшүсмер ике кыз гына иде. Олы малай мәктәптә һәм ике кечкенә кыз балалар бакчасында. Әтиләре Марат та эштә. Күп балалы гаилә дип әйтмәссең дә, өйләренең чисталыгына игътибар иттем. Кунаклар килде дип, кызлар серләшә-серләшә чәй әзерләделәр. Һәм тыйнак кына итеп безне чәй эчәргә чакырдылар. Бер чынаяк чәй эчмичә китсәк, кызлар үпкәләр дип, чәй өстәле янына утырдык. Ә өстәлдә үсмерләр үзләре ясаган ике төрле салат, мантый…

"Килгән саен шундый кунакчыллык аларда, – диде Рафия Гомәровна. – Без киләсен белеп әзерләнеп торалар дияр идең, без алдан әйтеп йөрмибез. Кинәттән генә килеп төшәбез. Ризыкны һәрвакыт мул итеп әзерләр алар. Гаилә зур бит".

Тагын бер сандыксыман туңдыргыч алып җибәргәннәр. Терлек тоталар. 30лап каз үстергәннәр.

"Кулдан эш китте, – дип елмая Гөлназ ханым. – Каз бибиләрен балалар саклап үстерде. Казларны да бергәләп йолкыйбыз, чистартабыз. Улыбыз бигрәк тә казны оста йолкый. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, пешекче булам, ди. Алла боерса, Үрнәкнең агросәнәгать көллиятенә пешекчелеккә укырга барачак".

Гөлназ Гыйззәтуллина Саба районыннан. Ул өч бала әнисе. Ире белән аерылышалар. “Эчте, хәзер мәрхүм инде”, – ди. Ике улының үз тормышы. Кечесе үз яннарында, Үрнәк агросәнәгать көллиятендә укый. Гөлназны Яңасаладан Марат белән таныштыралар. Гөлназ Маратны якын итә. “Балаларны какмады, якын итте”, – ди. Беренче тапкыр шушы нигезгә килүен дулкынланмыйча сөйли алмый ул.

"Иске өй. Караватта аягы киселгән авыру әни. Өйләнмәгән тагын бер энекәш бар. Мин кешенең хәлен йөрәгемә якын алам шул… Тәвәккәлләп килдем. Авыру әнине карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Ул бик риза булып китте. Йорт җиткереп чыктык. Марат кулларына бала алсын, сөйсен дип, балалар йортыннан нәни ике кыз алдык.

"Әбиле дә булдык әле без", – дип елмая кызлар. "Әни мәрхүмә булгач, безнең әти Нурания апага өйләнде, – дип сүзен дәвам итте Гөлназ. – Хәзер әти мәрхүм инде. Нурания апаның сәламәтлеге какшады, аны Сабада ялгыз өйдә тотып булмый дип, үз яныбызга алдык".

Гөлназ балаларына: “Сез тиздән, мәктәпне тәмамлап, бездән чыгып китәрсез, һөнәр алырсыз, үз тормышыгызны булдырырсыз, әмма кайтып керергә сезнең һәрвакыт капкагыз, өегез булыр”, – дип, куандырып тора.

Без Гөлназ белән Маратка исәнлек-саулык телибез, балалары да үзләренә охшап (шәхси үрнәк бик мөһим), әти-әнигә тәүфыйклы, илгә-көнгә файда китерерлек булып үссеннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100