news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чын лидер кеше булып калырга тиеш – “Мөселман лидеры мәктәбе” оештыручылары

“Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар лидерның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ренат Музаферов катнашты.

“Мөселман лидеры мәктәбе”нә актив яшьләр, ягъни лидерлар җыела. Ә чын лидер нинди сыйфатларга ия соң? “Мөселман лидерлар мәктәбе”нә йөреп кенә лидер булып буламы? “Татар-информ” хәбәрчесенең “Дини лидер нинди булырга тиеш?” соравына оештыручылар түбәндәгечә җавап бирде.

“Без “Мәхәллә 2.0” дип аталган иң беренче лидерлар мәктәбен оештырганда мөселманнарга шул сорауны бирдек. Шунда ишетелгән җаваплар безнең фикер белән дә тәңгәл килде. Әлбәттә, бу интеллектуаль әзерлек, белемле, шәхес буларак өлгергән, башкаларга үрнәк булу, халыкка тәэсир итү сыйфаты. Минемчә, төп сыйфат, һәм ул яшьләр тарафыннан да тасфирланып килә - үз өстеңә җаваплылык алу.

“Мөселман лидерлар мәктәбе”нең координаторы Аммар Аль-Анси һәр елны өстенлек бер сыйфатка бирелгәнен әйтте.

“Бу сорауга җавапны бераз башка яктан бирермен. Мин лидерлыкка хас 4 сыйфатны әйтә алам. “Мөселман лидеры мәктәбе” ел саен бер сыйфатка өстенлек бирә. Беренчесе - команда, икенчесе – шәхес, өченчесе – тәҗрибә, ә соңгы сыйфат дип, интеллектуальлекне атар идем. Интеллектуаллеккә без дини лидерга кирәк булган белемне дә кертә алабыз. Һәр елны бу сыйфатларның берсенә басым ясала һәм аларның берлеген лидер сыйфаты дип атап булыр иде”, - дип сөйләде Аммар Аль-Анси.

КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ренат Музаферов лидерның төп сыйфаты итеп кешелелекне бүлеп чыгарды.

“Лидер – ул йә бар, йә юк. Лидерларны тәрбияләп булмый. Аларга лидерлык сәләтләрен үстерергә ярдәм итеп була. Лидерлар белән аралашкан вакытта мин кешенең дини белемле дә, зур дәрәҗәсе дә булмавын күрәм, әмма ул үзе белән кешеләрне алып бара алырга мөмкин. Беренче чиратта, лидер кеше булып калырга тиеш”, - дип саный Ренат Музаферов.

“Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьгә узачак һәм анда 60 ка якын кеше катнашачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100