news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чын иҗат кешесендә бераз гына "ычкынганлык" була – Зиннур Мансуров

Риман Гыйлемхановның Тукай эзләре буйлап сәяхәтен шагыйрь батырлыкка тиңләде.

Чын иҗат кешесендә бераз гына "ычкынганлык" була – Зиннур Мансуров
Рамиль Гали

(Казан, 14 аперль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Хәзерге заманда 20 мең чакырымга сузылган сәяхәтнамә оештыру ул зур батырлык. Казаннан Җаекка, Казакъстанны урап чыгып, Кытайга юл тоту – бу чыннан да «ычкынган» кешеләргә генә хас нәрсәдер, диде бүген «Татар-информ» агетлыгында узган очрашу вакытында  Г.Тукай бүләге иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров.

Исегезгә төшереп,  журналист Риман Гыйлемханов оештырган  «Тукай фонды» «Истә калганнар» дигән  китап әзерләп чыгарды.  Дүрт журналист - Риман Гыйлемханов, Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина, Альбина Газизуллина  язмаларыннан торган сәяхәтнамә китапны «Татар-информ» агентлыгында тәкъдим иттеләр.

«Сәяхәтнамә жанрына элек-электән мөрәҗәгать иткәннәр. Заманында Фатих Кәриминең бу җәһәттән классик үрнәкләре булган. Совет заманында да Марс Шабаев үзенең бертөркем каләмдәшләре белән сәяхәт иткән. Яңа гына басылган «Истә калганнар» сәяхәтнамәсе -  гаять уникаль хезмәт. Бу сәяхәтнамә безнең бөек шагыйребез Г. Тукайны өйрәнүгә корылган. Мондый сәяхәтнамәнең булганы  юк иде әле. Мондый сәфәрләрне безнең республикадагы дәүләти оешмалар да, социаль институтлар да, әйтик Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да оештыра алмый. Чөнки аларның мөмкинлекләре финанс ягыннан да, кадрлар ягыннан да юк. Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүче махсус гыйльми үзәк булдырырга кирәк. Тукайның гыйльми үзәге булса, мондый сәфәрләр хөкүмәт хисабына оештырылыр иде», - диде Зиннур Мансуров.

Шагыйрь Зиннур Мансуров «Истә калганнар» китабын зур хезмәткә тиңләде. Киләчәктә бу китапны галимнәр укып өйрәнерләр, үзләренә шактый мәгълүмат алачаклар, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100