Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чыгымнар керемнәргә туры килергә тиеш
Чыгымнар керемнәргә туры килергә тиеш
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген республиканың Лаеш районы "Хаерби" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы базасында ТР Премьер-министрының урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә чираттагы республика семинар-киңәшмәсе үтә. Семинарда сүз заманча шартларда уртача керемле хуҗалык ничек яшәргә тиешлеге турында барачак.
Искә төшереп үтәбез, 10 гыйнварда семинар-киңәшмә Биектау районының "Урак һәм Чүкеч" ҖЧҖ базасында үтте, анда районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән бергә республиканың алга киткән хуҗалыкларының җитәкчеләре дә катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре ышандыруынча, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре шулкадәр уңышлы эшли ки, үз акчаларына чит илнең кыйммәтле сыер саву аппаратлары яки авыл хуҗалыгы культурасын үстерү өчен заманча техника алу мөмкинлеге бар. Әмма хуҗалыкларның керемнәре уртача дәрәҗәдән аз гына арткан башка төркеме бар. Биредә крестьяннарга хезмәт хакын вакытында түлиләр, әмма производствоны үстерүгә акча җитми. Керемне арттыру өчен эшне ничек оештырырга? Әлеге семинарда катнашучылар бу сорауга җавап табарга ниятли. Мәсьәлә буенча төп доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясый.
Якын көннәрдә республика семинар-киңәшмәләр финанс кризис кичергән хуҗалыклары шактый булган Әлмәт, Түбән Кама һәм Балык Бистәсендә үтәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре мондый авыл хуҗалыгы предприятиеләренә заманча шартларда ничек яшәргә икәнлеге турын сүз алып барачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз