Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чыгарылыш укучылары өчен йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак
Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы БДИ үзгәрешләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Мәктәп укучылары 3 нче декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак. Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.
“Темалар мәгариф идарәсе органнары сайтында һәм БДИның мәгълүмат порталында нәшер ителәчәк. Темалар сәгать пояслары буенча эшләнәчәк”, - дип аңлатты түрә.
Сергей Кравцов шулай ук инша темалары юнәлешләре һәм бәяләү критерийлары инде бастырылган дип белдерде. Хезмәт башлыгы сүзләренчә, инша язуны оештыру һәм үткәрү буенча методик рекомендацияләр төбәкләргә юлланган, ведомство тарафыннан барлык кирәкле әзерлек эше уздырылган.
Искәртеп үтәбез, мәктәпләрдә чыгарылыш иншалары агымдагы елдан кертелә. Эшкә бәя “зачет/незачет” системасы буенча куела. Инша 2015 нче елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт рәвешендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз