Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле булды
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына йомгаклау изложениесе яза алачак.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Йомгаклау иншасы язу өчен укучыларга 3 сәгать 55 минут биреләчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен инша яки изложение язу вакыты 1,5 сәгатькә озайтыла.
Төп сроктан тыш (2 декабрь) йомгаклау иншасын тапшыру өчен 2021 елның 3 февралендә һәм 5 маендә өстәмә даталар да билгеләнгән.
9 сыйныф укучыларына рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен өстәмә көннәр — 2021 елның 10 марты һәм 17 мае.
«Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен рөхсәт булачак. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча «зачет» яки незачет» булырга мөмкин», — диделәр министрлыкта.
Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар дүрт биремне үтәргә тиеш. Моңа текстны кычкырып уку, аның эчтәлеген сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монолог һәм имтихан алучы белән диалог керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз