news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыгарылыш сыйныф укучылары язачак иншаның 5 темасы билгеле булды

Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк

 (Казан, 28 август, «Татар-информ»). Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак.
Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә.

«Новые известия» хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. “Бөтен Россия юкка гына хәтерләми...” («Недаром помнит вся Россия...») темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе — “Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар” («Вопросы, заданные человечеству войной»): ул укучыларны сугыш чыгу сәбәпләре, анларның кешеләр һәм ил язмышларына, кешенең үзе өчен кайсы юлны сайлавына йогынтысы хакында уйландырырга мәҗбүр итә. Инша темасының өченчесе – “Үзебезнең һәм дөнья әдәбиятында кеше һәм табигать” дип атала. Бу тема кеше һәм табигатьнең эстетик, экологик һәм социаль аспектларын чагылдыра. Дүртенче тема гаилә кыйммәтләре һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәте үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында. Ул “Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым («Спор поколений: вместе и врозь»), дип атала. “Кеше ни белән яши?” (“Чем жив человек?”) темасы исә кешеләрнең юнәлеш кыйммәтләре, этик-әхлакый, фәлсәфи, социаль аспектлар хакында уйландырыга мәҗбүр итә.

«Российская газета» билгеләп үткәнчә, әгәр дә укучы декабрь аенда иншаны начар язса, аның февраль һәм апрель-май айларында яңадан язу мөмкинлеге булачак. Шуннан соң барлык иншалар да бер базага тула һәм укучы югары уку йортына кергәндә аның баллары исәпкә алына. Абитуриентның гомуми балларына тагын максималь 10 балл өстәлергә мөмкин. Иншаларны карау-карамауны югары уку йортлары хәзер үзләре хәл итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100