Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханга керү өчен коронавируска тест узмаячак
Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест ясамыйлар.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм оештыручыларга Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест узарга кирәк булмый. Бу хакта туры эфирда Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анзор Музаев әйтте.
«Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор методичкаларында мондый киңәш юк. Ягъни, массакүләм рәвештә анализлар бирү, үзең белән белешмәләр алып килү мәҗбүри түгел, мондый таләп юк. Шуңа күрә тынычлап имтиханга әзерләнегез, үзегез белән паспорт һәм гельле кара ручка алырга онытмагыз», — диде Музаев туры эфирда чыгарылыш укучыларының сорауларына җавап биреп.
Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест узарга кирәкми диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз