news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыңгызыйлар империясе турында фотопроект халыкара бәйге шорт-битенә керде

PROBA Awards-2019 халыкара премиясе финалистлары билгеле булды.

Чыңгызыйлар империясе турында фотопроект халыкара бәйге шорт-битенә керде
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Егерменче тапкыр үткәрелүче PROBA Awards-2019 халыкара премиясе финалистлары билгеле булды. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Эрмитаж-Казан» үзәгенең «Алтын Урда һәм Кара диңгез. Чыңгызыйлар империясе дәресләре» күргәзмәсе фотопроекты PROBA Awards шорт-битенә керде. Бу турыда Татарстан Мәдәния министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста Эрмитажга, аның проектларына, Россия һәм дөньяда буенча урнашкан үзәкләренә багышланган PR кампанияләр катнашты. Дәүләт Эрмитажы инде 17 елдан артык PROBA AWARDS ның оештыру партнеры булып тора. Быел илнең төп музеена нигез салынуга 255 ел тула, PROBA Awards өчен дә 2019 ел - юбилей елы — премияне булдырганнан соң 20 ел вакыт үткән, шуңа бәйле рәвештә «Эрмитаж сайлавы» номинациясе гамәлгә куелган.

  • «Алтын Урда һәм Кара диңгез. Чынгызыйлар империясе дәресләре» «Казан Кремле» музей-тыюлыгының иҗтимагый киңлектәге беренче мәгърифәтчелек проекты, ул тарих һәм мәдәниятне, шулай ук Казандагы Эрмитажның күргәзмә эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән.
  • PROBA Awards - коммуникацияләр буенча халыкара конкурс. 2000 елда гамәлгә куелган һөнәри коммуникацияләрне үстерүгә, тармактагы белгечләр арасында иң яхшыларны эзләүгә, халыкара дәрәҗәдә күренекле коммуникация проектларын тәкъдим итүгә юнәлдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100