news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыңгыз Айтматовның улы Кукмарада әтисе исемендәге мәктәптә булды

Быел Кукмара мәктәбе территориясенә Чыңгыз Айтматов истәлегенә бюст куярга планлаштырыла.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Чыңгыз Айтматовның улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: 5 февраль көнне Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.

Бүген 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Әскар Айтматовны биредә төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Шулай ук язучының улы биредәге кунаклар китабына үз теләкләрен дә язып калдырды. Соңрак Кыргызстан делегациясе Ч. Айтматов исемендәге №1 гимназиягә юл тотты. Монда шулай ук кунакларны мәктәптәге күргәзмә белән таныштырдылар, мәдәни программа тәкъдим иттеләр.

Соңрак делегация Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев белән дә очраштылар.

"Чыңгыз Айтматовның нәселе Кукмара төбәге белән бәйле булу безнең өчен зур горурлык. Монда бер мәктәп Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Быел гимназия территориясенә әлеге шәхес истәлегенә бюст куярга планлаштырабыз. Декабрь аенда язучының туксан яше уңаеннан зур чара да үткәреләчәк", — диде район башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100