news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыңгыз Айтматовны Төркиянең Маниса шәһәрендә “Даланың аксакалы” җыенында искә алдылар

Төрки дөньяның танылган әдәбиятчысына багышланган чараны Җәлал Баяр исемендәге университетның әдәбият факультеты оештырган.

(Истанбул, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрки дөньяның танылган әдәбиятчысы, күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Төркиянең Маниса шәһәрендә искә алу чарасы булды. “Даланың аксакалы” дип исемләнгән җыенда катнашучылар Умит Догай Арынч исемендәге мәдәният үзәгенә килде.  Бу хакта мәдәният йорты җитәкчелеге хәбәр итә.

Җәлал Баяр исемендәге университетта мәрхүм әдипне искә алу җыенын әлеге уку йортының фән-әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлеге оештырды. Биредә әдәбият галимнәре: Ирфан Мурат Йылдырым, Өзләм Немутлу, Фәрхать Карабулут, Айшә Илкәр чыгыш ясады. Филология фәннәре кандидаты Ирфан Мурат Йылдырым Чыңгыз Айтматов әсәрләрендә мифологик элементлар турында сөйләде.

Өзләм Немутлу кыргыз язучысының иҗатында легенда һәм риваятьләрнең роле, алар аша кыргыз халкының мәдәният-сәнгатен, яшәү фәлсәфәсен танытырга омтылуы, төрки халыкларга хас булган аучылыкка биргән игътибары турында сөйләде.

Доцент Фәрхать Карабулут Айтматовның романнарындагы геройлар, зыялы кеше булуның сыйфатлары, кеше психологиясен тасвирлау алымнары белән бәйле фикерләрен җиткерде. Шулай ук әдипнең иҗатында тирә-як мохитнең әһәмияте дә аңлатылды.

Искә алу чарасын профессор Айшә Илкәр алып барды. Ул Чыңгыз Айтматовның бүгенге чор классик язучыларның алдынгы сафында торуын, иҗатының бик күп галимнәр тарафыннан фәнни яссылыкта өйрәнелгән һәм өйрәнеләчәк әдип булуын ассызыклады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100