news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чыңгыз Айтматовның хәлен Татарстан сәламәтлек саклау министры үз контрольлегенә алган
Танылган кыргыз язучы Чыңгыз Айтматовның хәлен ТР сәламәтлек саклау министры күзәтә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Танылган кыргыз язучы Чыңгыз Айтматовың хәлен Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үзе күзәтә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына язучының киңәшчесе Галимҗан Мирзаев хәбәр иткәнчә, кичә кич табиблар консилиумы җыелган. Аның сүзләренә караганда, язучының хәле авыр, әмма тотрыклы. Шул ук вакытта Галимҗан Мирзаев язучы кома хәлендә дигән сүзләрне кире какты. “Мин Чыңгыз Айтматов белән сөйләштем һәм аның хәле яхшырак дип әйтә алам”, - дип ассызыклады ул.
Искәртеп узабыз, Чыңгыз Айтматовка “ашыгыч ярдәм” бригадасы кичә көндез чакырылган иде. Сәламәтлеге кискен начараеп китү сәбәпле, аны 2нче Республика клиник хастаханәсенә китерәләр, соңыннан “бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы” дигән диагноз белән Республика клиник хастаханәсенә күчерәләр.
Шуның аркасында алдан ниятләнгән очрашулар күчерелә.
Кыргызстанның халык язучы Казанга “Россия” телеканалының “Гасырдан да озынрак көн” проекты кысаларында килгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot