news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыңгыз Айтматов турындагы фильмга карата тәүге әңгәмә Татарстан Президенты белән булган

Кызганыч, Минтимер Шәймиев белән очрашып булмады; ул - Ч.Айтматовны соңгы тапкыр йөзгә-йөз күргән кеше, ди фильм режиссеры.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Оксана Романова). Язучы Чыңгыз Айтматов турындагы документаль фильмга беренче интервью Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган. Фильм - язучының бабалары туган җирдә – Татарстанда төшерелә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда “Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья” (“Мир Айтматова. Мир без Айтматова”) картинасы режиссеры Бәхет Карагулов сөйләде.

“Без Кукмарада, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының туган җирендә, аның әтисе яшәгән Хәмзә йортында күренешләр төшердек, музей-йортында булдык, шәҗәрәсен карадык, зиратка бардык. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштык. Ул бездә онытылмаслык тәэсир калдырды. Ул мәдәниятне, сәнгатьне тирәнтен аңлый, Татарстан өчен бик әһәмиятле бу. Аңардан интервью алганда, барлык сорауларга да чын белгечләрчә җавап биреп, таң калдырды”, - дип сөйләде Айтматовның 90 еллыгына документаль лента төшерүче режиссер.

Әмма, төшерү төркеме алдан планлаштырганча, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән кара-каршы сөйләшү булмаган. “Ул авырып торганга, без аның белән очраша алмадык. Кызганыч. Ул - Айтматовны тере килеш соңгы күргән кеше”, - дип җиткерде әңгәмәдәш.

“Мин Татарстанга беренче тапкыр килдем, Казанда да, Мәчкәрә авылында да беренче тапкыр булдым. Фильмны безнең кино сәнгатенең танылган ике вәкиле - режиссер Бәхет Карагулов һәм "Кыргызфильм" киностудиясе директоры Айбәк Җангазиев төшерә. Ул Татарстанда башланып, бездә Бишкәктә дәвам итәчәк, дип күзаллыйбыз. Анда төрки дәүләтләр лидерлары белән интервьюлар керәчәк. Кадрда ниндидер урынны мин дә алырмын, мөгаен”, – дип сөйләде язучының улы Әскәр Айтматов.

Бер сәгатьлек лентаны сентябрьдә тапшырырга планлаштыралар, ә Бишкәктә бәйрәм чаралары октябрьгә билгеләнгән. 12 декабрьдә  язучының тууына 90 ел була. 

Картинаны, Кыргызстаннан тыш, Казанда, Мәскәүдә, шулай ук Чыңгыз Айтматов булган һәм эшләгән дәүләтләрдә күрсәтергә җыеналар. Документаль фильмны телевидениедә трансляцияләргә планлаштыралар.

"Кыргызфильм" киностудиясе директоры Айбәк Җангазиев "картинаны финанслау буенча килешү төзелсә, Татарстан, Кыргызстан белән бер дәрәҗәдә, аны Мөселман киносы фестиваленә тәкъдим итә алачак", дип искәртеп узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100