news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыңгыз Айтматов әнисенең туган авылындагы мәчетне төзекләндерү 2024 елда төгәлләнәчәк

Әлеге иман йортын шулай ук беренче Җәмигъ мәчете дип тә атыйлар, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев төзеткән.

Чыңгыз Айтматов әнисенең туган авылындагы мәчетне төзекләндерү 2024 елда төгәлләнәчәк
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы XVIII гасырда төзелгән мәчетне ике елдан соң тәртипкә китерәчәкләр. Мәчкәрә авылы – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең туган авылы.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектны гамәлгә ашыруны ТР Президенты үз контроленә алган. Аллаһ йортын төзекләндерү эшләре язын башланып китәчәк.

Әлеге иман йортын шулай ук беренче Җәмигъ мәчете дип тә атыйлар, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев төзеткән. Бина ике катлы, ике залы бар, түбә уртасыннан биек манара чыгып тора. Ул шул чордагы Аллаһ йортлары – Казанның «Мәрҗани» һәм Әтнә районының Бәрәскә авылындагы мәчетләрне хәтерләтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100