news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чыңгыз Айтматов Казанда хастаханәгә салынган иде

Якшәмбе аның янында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды. Республика башлыгы шулай ук Ч.Т.Айтматовның хатыны һәм уллары белән очрашты

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Бөтен дөньяга танылган язучы Чыңгыз Айтматов җомга көнне Мәскәүдән Казанга килгәч, үзен начар хис итү сәбәпле, хастаханәгә салынган иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Өч көн буе ул Казан табиблары, ТР сәламәтлек министры Айрат Фәррахов һәм Мәскәүнең баш нефрологы профессор Наталья Томилинаның ныклы игътибары астында булды.
Узган төн Чыңгыз Айтматов махсус самолет белән дәвалануын дәвам итү өчен Германиягә, Ауропаның әйдәп баручы клиникаларының берсенә озатылды.
Якшәмбе көнне аның янында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды. Республика башлыгы шулай ук Ч.Т.Айтматовның хатыны һәм уллары белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot