news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстанның үзәк җәмигъ мәчетенә яңа айлар куелды

Иске айларны яңа төзеләчәк музей бинасына һәм кунак йортына куярга җыеналар.

(Чувашия, 22 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Чувашстан республикасының Шыгырдан авылында урнашкан “Өч сәхабә” исемле үзәк җәмигь мәчетенә яңа айлар куелды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәчетнең имамы Рифкать хәзрәт Крганов хәбәр итте.

Яңа айларны мәчет манарасына куйганда, кимендә бер дистә халык җыелды. Алар арасында бу үзгәрешне тәкъдим итүче Минсәет Купкәнов та бар иде.

“Иске айлар яңа мәхәлләдә булачак музей бинасына һәм кунак йортына куелачак”, - дип хәбәр итте Рифкать Крганов.

Искәртеп үтик, Чувашстан республикасының үзәк җәмигъ мәчете республиканың иң зур татар авылы – Шыгырданда урнашкан. Бу елны Шыгырданда җиденче мәчет ачылуы көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot