news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашстанның Шыгырдан мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятны атнасына 4-5 сәгать укыйлар

Чуваш телен бетерү хисабына, икенче чиректән сәгатьләр саны арттырылган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чувашстан Республикасының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре арттырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә татар теле укытучысы Сания Ишморатова сөйләде.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, туган телне татар теле дип сайлау мөмкинлеге тугач, ата-аналар, укучылар да бик сөенгән. 

“Без мәктәптә элек-электән татар теле укып килдек, ләкин чуваш теле исәбенә сәгатьләре кимегән иде, хәзер шуларны кире үзебезгә кайтардылар. 5 нче класста элек атнасына 4 сәгать иде, хәзер 5 булды, аның өчесен татар теленә бирдек. 6 нчы сыйныфларда да шулай. 7, 8, 9 нчы сыйныфларда хәзер икешәр татар теле, икешәр әдәбият. Моңа кадәр, 5 нче сыйныфтан кала, әдәбиятыбыз берәр генә иде. Башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресләре күбрәк керә хәзер”, - дип белдерде Сания Ишморатова. Ул татар теле дәресләренең икенче чиректән арттырылганын әйтте.

Чуваш теле дәресләре исә мәктәптә хәзер юк. Сания Ишморатова әйтүенчә, үзара аралашырга өйрәнү өчен генә атнасына бер тапкыр чуваш теле кертелүгә ата- аналар каршы түгел. “Татар телендә дә кайбер әйберләрне аңлап бетерә алмаган бала чувашча “деепричастие"ларны каян белеп бетерсен? Ә үзара аралашу өчен булса, ярый”, – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100