Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашстанның Озын Куак авылының шәхси газетасы бар
Ул – айга бер тапкыр чыга һәм авыл халкына бушлай таратыла.
(Чувашстан, Батыр, 28 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылында “Авылым таңнары” дигән шәхси газета чыга. Анда авыл хәбәрләре урын ала.
“Барысы да шушы газетада, шуңа күрә гайбәткә урын калмый”, - ди газетаның учредителе Рәшит Сәнҗәпов.
Газетаның тиражы – 300 данә. Искәртеп үтик, Озын Куак авылында 1000 кеше яши, 300 йорт бар. Димәк, авыл газетасы һәр йортка килә дигән сүз.
Әйтик, “Авылым таңнары”ның Яңа ел санында бәйрәмгә багышланган шигырьләр, 80 яшьлек юбилеен каршылаган Зәйтүнә Садретдинова язмышын яктырткан язма, урта мәктәпнең ремонтына бәя һәм фотолар, Чувашстанда игълан ителгән “Ата-ана елы” йомгаклары, белдерүләр урын алган.
“Авылым хәбәрләре” газетасын оештыручы Рәшит Сәнҗәпов Татарстанда нәшер ителә торган басмалар белән дә тыгыз бәйләнештә. Ул авылдашларына Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” газетасына подписка бүләк итте. Яңа елдан Озын Куакка 100 данә федераль басма киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз