Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашстанның Комсомол районында V "Урмай зәлидә" төрки мәдәният фестивале үтә
Фестивальнең икенче турында Җир Шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнаша.
(Чувашстан, 7 май, "Татар- информ", Алмаз Биккол). Бүген Чувашстан Республикасы Комсомол районында урнашкан Урмай авылында бишенче "Урмай зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале үтә. Фестиваль барышында "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.
Фестивальне Чувашстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте рәисе, "Урмай зәлидә" фестивале директоры Фәрит Габдулла улы Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Оринов Вячеслав Николаевич, Россия мөселманнары дини җыены башлыгы, Россия җәмагәть палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Комсомол районы башлыгы Һидиәтуллин Хәсиятулла Сәмигулла улы, фестивальнең җюри рәисе, Казан мәдәният һәм сәнгать дәүләт университеты кафедрасы җитәкчесе, "Татаркино" директоры Айтуганова Миляүшә Ләбиб кызы, Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннәтова Сәрия Фәйзрахман кызы кичә ачып җибәрделәр.
Фәрит Гыйбатдинов чыгышында бу эш башлануга 30 ел булуын хәбәр итте.
"Әс сәләмү галәйкүм кадерле милләттәшләр. Менә 25 ел "Урмай моңы", 5 ел "Урмай зәлидә", аккан су шикелле акты да китте. 30 ел, бәлки кемдер өчен бу күптер, кемдер өчен аздыр, 30 ел су буйлап әкрен генә барабыз Аллага шөкер. Бүгенгә әле дәрт тә бар, дәрман да бар, киләчәктә дә шулай булыр", - дип сөйләде ул.
Фестивальнең икенче турында Җир Шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнаша.
Фәрит Гыйбатдинов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз