news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашстанның Халыклар дуслыгы йорты милләтара «Нәүрүз» бәйрәменә чакыра

«Нәүрүз» 20 март көнне 16.00 сәгатьтә Чувашстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Чувашстанның Халыклар дуслыгы йорты «Нәүрүз» милләтара бәйрәмгә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгресс ы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Азәрбайҗан, Татарстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Чувашстанның милли мәдәният осталары халык һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе белән таныштырылачак.

Концерт программасын азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, төрекмән, әрмән, чечен, чуваш, рус, татар халык иҗат коллективлары әзерли.

Бәйрәмдә милли ашларны: пылау, кунжут, самса, ширбәт, хәлвә, чикләвек, кипкән җиләк-җимешләрне татып карарга мөмкин булачак.

«Нәүрүз» 20 март көнне 16.00 сәгатьтә Чувашстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак.

  • 2009 елның сентябрендә Нәүрүз ЮНЕСКО кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде, ә 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 нче сессиясе 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне дип игълан итте. Нәүрүз кайбер илләрдә дәүләт бәйрәме булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100