news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында “Мөслимә” мәчете ачылган

Мәчет ачылу кысаларында балалар сабан туе – “Шәкертләр бәйрәме” уздырылган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылының Көнбатыш микрорайонында “Мөслимә” мәчете ачылды. Исәп буенча бу мәчет авылды җиденчесе. Бу хакта Чувашстанның Батыр районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөслимә” мәчете тулы бер комплекс булып тора. Анда мәчет, кунак йорты, мәдрәсә, мәчет артында тәһарәт алу урыны, торналы кое бар. Озакламый биредә “Чувашстанда ислам” музеен булдырырга планлаштыралар.

Мәчет ачылу кысаларында балалар сабан туе – “Шәкертләр бәйрәме” уздырылган.

Бәйрәмне Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Гөлстан” мәдрәсәсе Шыгырдан авыл җирлеге һәм авыл яшьләре берлеге ярдәмендә оештырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot