news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашстанда һәлакәткә очраган машина хуҗасы 1 айда 18 тапкыр юлда йөрү кагыйдәләрен бозган

Һәлакәттә өч татарстанлының гомере өзелгән, тагын бер кеше авыр җәрәхәтләр алган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чувашстанда һәлакәткә очраган микроавтобуста өч татарстанлының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә Чувашия хезмәттәшләренә сылтама белән.

Элек “Татар-информ” агентлыгы 17.15 сәгатьтә М7 трассасының 709 километрында Иске Янсит авылыннан ерак түгел “Опель” микроавтобусы белән “МАЗ” фурасы  бәрелешкән дип хәбәр иткән иде.

Микроавтобусның өч пассажиры үлгән, икесе җәрәхәтләнгән. Якынча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте микроавтобусның каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан.

Һәлакәттә өч татарстанлы үлгән, бер кеше зыян күргән.

«Опель микроавтобусы бер ай элек теркәлгән, дип хәбәр итә Чувашия Дәүләт автоинспекциясе. Шул вакыт эчендә видеокүзәтү камералары микроавтобус йөртүчесенең 18 тапкыр тизлеген арттыруын  теркәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100