news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстанда иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең 30 еллыгы уңаеннан Мәүлид кичәсе узды

"Мәүлидин-нәби" кыйссасын Наил хәзрәт Ямалетдинов укыды.

(Чабаксар, 6 декабрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Чуваш республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасының милли-мәдәни татар мохтариятенең 10 еллыгы тантанасында Мәүлид кичәсе узды. "Мәүлидин-нәби" кыйссасын Наил хәзрәт Ямалетдинов укыды.

Комсомол районы Тукай авылы имам-хатыйбы һәм Чувашстан Диния нәзарәте рәисенең укыту һәм дин эшләре буенча урынбасары Наил хәзрәт Ямалетдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә Чуваш Республикасында Мәүлид аеның ничек уздырылуы турында да сөйләп китте.

"Бу айда бар нәрсә Пәйгамбәргә барып тоташа. Төрле авылларда, Россиянең төрле төбәкләрдә Мәүлид ярамый дигән вакытта да 50 ләп бала белән бәйрәм үткәреп йөрдек. Чувашстанда Мәүлидне тантаналап 2007 елдан бирле уздыралар. Бу күркәм айны хәлебездән килгәнчә алып барыйк. Шөкер, Чувашия Республикасында Пәйгамбәребезнең туган ае аерым бер урынны алып тора", - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot