news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашстан татарлары лидеры милли фольклорны дәүләт күләмендә күтәрергә кирәк, дип саный

“Татарның барлык этник төркемнәренең мәдәниятен, борынгы көйләрен өйрәтеп, халыкка тизрәк җиткерергә кирәк”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарларның этномузыкасын югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен, дәүләт күләмендә эшләү кирәк. Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Ни кызганыч, татарларның төрле этносларында фольклор югалып бара. Казан татарлары, мишәрләр, нугайлар, кырым татарлары, себер татарлары, керәшеннәр булсынмы – барысында да. Кызганыч, хәзерге көндә формалашкан, гомумиләштерелгән этномузыка юк, ул профессиональ сәнгатькә тартымрак. Киләчәктә мишәрләргә, башка этносларга да күбрәк игътибар биреп, булган архивларны кузгатып, яшь буынга шуны җиткермәсәк, аермасын җәмгыятькә сиздермәсәк, киләчәгебез юк диярлек. Шуңа күрә бүген хатаны эзләргә түгел, ә күбрәк эшләргә кирәк. Дәүләт күләмендә, татар дөньясында, сәнгать мәктәпләрендә, урта һәм югары белем уку йортларында фольклор бүлекләрендә. Татарның барлык субэтносының мәдәниятен, аутентикасын өйрәтеп, тизрәк халыкка җиткерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot