news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашстан фермеры эшмәкәрләргә берләшергә кирәк дип исәпли

Без берләшеп бер юнәлештә эшләмәсәк, киләчәк уңышлы булмаячак, бүгенге заман таләбе шундый, ди Рәшит Сәнҗәпов.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). “Сәнҗәпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов эшмәкәрләргә берләшеп эшләргә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында әйтте.

"Авыллардагы кече бизнес вәкилләренә җиңел түгел.  Без дә зур сынаулар аша уздык. Мин үземнән чыгып әйтәм, шул вакыт эчендә тәҗрибә дә тупларга өлгердек. Бүген инде шул уңышыбызны авыл җирендә эшләүче башка эшмәкәрләр  белән дә бүлешергә телибез. 

Бүген безнең экспертиза узган “Туган җирдә үстергән һәм җитештерелгән продукция” девизы белән  "ВиП"  ("Вкусно и Полезно" - "Тәмле һәм файдалы") сату маркасы астында “Кырдан кибет киштәсенә кадәр” дигән әзер проектыбыз бар. Бу проектыбыз быел Россия күләмендәге бәйгедә икенче урынны алды", - диде эшмәкәр.

Рәшит Сәнҗәпов үз проектының өстенлекләре турында да әйтеп узды.

"Беренчедән, безнең азык, чимал һәм техник базабыз бар. Бу безгә  югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү мөмкинлеге бирә. Икенчедән, үзебезнең сату нокталарыбыз бар. Продукцияне арадашчыларсыз һәм кибет челтәрләренә урнаштырмыйча, турыдан-туры халыкка сатып, бәя сәясәтен контрольдә тота алабыз.  2017 елда бөртекле культураларның мул уңышы, бәяләрнең кискен төшүенә китерде. Без исә ашлык сатмыйбыз, терлекчелек аша үткәреп,  әзер продукцияне генә сатуга чыгарабыз. Шул сәбәпле бизнес бәяләр сикерешеннән саклана", - ди Сәнҗәпов.

Әлеге проектның тагын бер мөһим ягы итеп, ул  авылларны саклау  һәм үстерү юнәлешен билгеләп үтте.

"Авыл кешесенә эш урыннары булдыру, салымнар түләү, авылның социаль һәм җәмәгать тормышында актив катнашу да - безнең бурыч. Төп максатыбыз - уңышлы тәҗрибәбез белән уртаклашу. Без әлеге проектны башка төбәкләрдә үстерү юнәлешендә килешүләр алып барырга әзер. Бергәләп сату базарыннан сыйфатсыз продукцияне кысып чыгару һәм  илебездә натураль продукцияне җитештерүне һәм куллануны пропагандаларга кирәк. Кече бизнес белән шөгыльләнүче милләттәшләребезгә берләшергә кирәк. Бүгенге көндә кооперативлар өчен дәүләт программасы бар.  Без берләшеп бер юнәлештә эшләмәсәк, киләчәк уңышлы булмаячак. Бүгенге заман таләбе шундый", - диде эшмәкәр.

Рәшит Сәнҗәпов үз тәкъдиме белән дә чыкты. "Россия төбәкләрендәге  татар авыллары эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашыр, якыннан танышыр, бер мәйданда бүлешер өчен Татарстан Президенты канаты астында  зур бер бизнес бәйге игълан ителсен иде. Ул нәкъ менә Бөтенроссия татар авыллары җыены кысасында уздырылса, безгә тагын да берләшергә матур бер чара булыр иде", - диде эшмәкәр.

Искәртеп үтик, бүген Чувашстанның Батыр районы Озык Куак авылында  91 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Декабрь аенда бу авылда өр-яңа мәдәният йорты ачылды. Анда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100