Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашстан башлыгы: Татарлар яшәүче җирләрдә яхшы энергия алам
"Без татарлардан да өйрәнәбез", - диде Михаил Игнатьев Чабаксарда федераль Сабан туенда чыгышында.
(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Михаил Игнатьев Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда яхшы энергия ала. Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев федераль Сабан туе ачылышында шулай дип әйтте.
Михаил Игнатьев Сабан туеның уңай эмоцияләр, якты йөзләр, матурлык, күңелле мохит бүләк итүен әйтте. "Бу Сабан туе Россия Федерациясе тарихына алтын хәрефләр белән язылачак", - диде ул.
"Без татарлардан да өйрәнәбез", - дип Игнатьев Чувашстан эшмәкәрләренең Татарстанда тәҗрибә туплауларына ишарәләде. "Татарстанда эшләргә уңайлы түгел дип берәү дә әйткәне булмады", - диде ул.
"Чувашстанның татарлар яшәүче җирләрендә булганда мин гел яхшы энергия алам. Ата-аналар балаларын кулланучы гына түгел, тудыручы итеп тәрбияли. Алар балаларын рухи кыймәтләрне, гаилә кыйммәтләрен аңлый торган итеп үстерә", - диде Михаил Игнатьев.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. "Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз