news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Яльчек районында конференциядә татар авылының киләчәге хакында сөйләштеләр

Сориле авылының 350 еллык юбилее уңаеннан фәнни-гамәли конференция булды.

Чувашиянең Яльчек районында конференциядә татар авылының киләчәге хакында сөйләштеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Чувашиянең Яльчек районы Сориле авылында «Татар милли авылы: кичә, бүген, иртәгә» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Ул Сориле авылының 350 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иде.

«Соңгы елларда татар дөньясында тарих белән кызыксыну юнәлеше көчәйде. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк дә, үзебезнең туган җиребезгә, туган туфрагыбызга, ата-бабаларыбыз каберенә кайтып баш ияргә кирәк», — ди филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доценты Флера Сәйфуллина. 

Аның сүзләренчә, бу төбәкләр үз заманында дин ярдәмендә бәйләнгән була. «Безнең татар авыллары күбесе үзенең суы да, урманы да булмаган җирләрдә урнашкан. Ата-бабаларыбыз рәхәт җирдә генә яшәмгән. Әлбәттә, күбесенең яшәү мәгънәсе үзенең динен, рухын саклау булган», — ди ул.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рифат Җамал исә залда өлкәннәрнең генә булуын, балаларны да мондый чараларда катнаштырырга кирәклеген искәртте.

«Хәзер дингә игътибар зур. Милләтләрнең дине төрле була ала. Ә татар теле ул бары татарның теле. Безнең халыкның тамырлары төрле. Без Болгардан, Алтын Урдадан да чыкканбыз, һәрберсенең тәэсире булган. Тик без бөтенебез дә татар. Шул ук керәшен дә татар. Аның дине аларның эше, ләкин алар татар, татарча сөйләшә. Без бүлгәләнер өчен шулкадәр күп түгел», — ди ул.

Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов сөйләвенчә, 350 еллык юбилейны билгеләп узу — ул элекеге буынны искә алу, аларның рухына дога кылу.

«Исән вакытыбызда бер-беребезгә без кирәгрәк. Динебезне, телебезне, гореф-гадәтебезне саклау өчен тарихыбызны киләчәк буынга тапшырмасак, балаларыбыз нәсел-шәҗәрәдән ерак булсалар, безнең тарихны искә алучы киләчәгебез булыр микән», — диде ул.



Галерея: Чувашиянең Сориле авылына багышланган фәнни конференциядән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100