Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак
Хәмидулла хәзрәт Миназетдинов авылдагы беренче мәчетне реконструкцияләү турында сөйләде.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак.
Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылында яшәүчеләр 2022 елда өммәт үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең Урмай мөхтәсибәте инициативасы белән Мәхәллә йортында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов Чувашия мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе Әлбир хәзрәт Кргановтан сәламләү сүзләрен җиткерде.
Шулай ук ул алда торган зур бәйрәм — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, планлаштырылган бәйрәм чараларына әзерләнү һәм катнашу турында сөйләде.
Урмай мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов сүзләренчә, аларның кайберләре Комсомол районында узачак, Урмай авылында «Урта» җәмигъ мәчете ачылачак, диде ул.
Авылдагы беренче мәчетне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче Хәмидулла хәзрәт Миназетдинов үз чыгышында ремонт эшләренең барышы һәм тагын башкарасы эшләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар Хәмидулла хәзрәткә шушы зур хезмәт һәм тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да ярдәм итәчәкләрен ышандырды.
Кыяметдин Мифтахетдинов «Аллаһы йорты»ның бөтен җирдә «Аллаһы йорты» булуын искә төшерде. Кыенлыкларга карамастан, бу изге эштә ярдәм итәргә кирәк, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз