news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде

Ансамбльгә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү турындагы тәкъдимне Чувашия Хөкүмәтенә юллаганнар.

Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашиянең «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Әлеге фикерне Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» дип аталган конференциядә Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Зыятдинова тәкъдим итте.

«Ансамбльгә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү инициативасы белән солистлар чыкты. Чөнки Фәрит абый безнең ансамбльгә нигез салды. „Мишәр“ ансамбле аның баласы дисәң дә була. Чувашия Хөкүмәте депутатларына шушы тәкъдимебез турында хат яздык», — диде Илсөяр Зыятдинова.

Аның сүзләренчә, ансамбль солистлары Фәрит Гыйбатдиновның исемен мәңгеләштерергә тели.

«Киләсе елда ансамблебез 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. „Мишәр“ халык җыр һәм бию ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирелсә, бу аның исемен мәңгеләштерер иде. Безнең өчен бу зур бүләк булачак», — дип сөйләде Илсөяр Зыятдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100