Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең Козловка мәчете төзелешенә шәһәрнең побы Иоанн акчалата ярдәм күрсәткән
Өлкән поп мөселманнарны Корбан гаете белән котлаган һәм төзелешкә ун мең сум акча биргән.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашия Республикасы Козловка чиркәвенең өлкән побы Иоанн атакай Козловка шәһәрендә мәчет салу урынын барып караган һәм мөселманнарга төзелеш өчен ун мең сум тапшырган.
«Өлкән поп Козловка шәһәре мөселманнарын Корбан гаете бәйрәме белән котлады һәм мәчет төзелешендә үз өлешен кертте. Мәчет — Аллаһы Тәгалә гыйбадәтханәсе. Башка конфессияләргә карата ихтирам белән карарга кирәк. Безнең республика җирләрендә төрле халыклар һәрвакыт дус булды, — дип әйткән ул», — диелә Чувашия Диния нәзарәте хәбәрендә.
Иоанн атакай мөселманнарга ярдәм йөзеннән мәчет төзелешенә ун мең сум биргән. Чувашия мөфтие Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм Козловканың «Нур» мәхәлләсе рәисе Фәних Галимҗанов республика һәм барлык халык исеменнән рәхмәт әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз