news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең баш суд приставы Татарстанда приставлар хезмәтенә җитәкче итеп билгеләнде

Моңа кадәр Әнвәр Закиров Игорь Безуевскийның урынбасары булып эшләгән, аннан соң Чувашиядә приставлар хезмәтен җитәкләгән.

Чувашиянең баш суд приставы Татарстанда приставлар хезмәтенә җитәкче итеп билгеләнде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Чувашиянең баш суд приставы Татарстанда приставлар хезмәтен җитәкли башлый. Бу хакта бүген ТР Президенты киңәшмәсендә билгеле булды.

Әнвәр Закиров 2018 елның декабреннән күрше республикада приставлар хезмәте җитәкчесе булып эшли. Моңа кадәр ул Игорь Безуевскийның урынбасары булды.

Бүген атналык киңәшмәдә Закиров Татарстанның баш приставы вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителде.

Әнвәр Закиров 1979 елның 17 гыйнварында туган, ике югары белеме — техник һәм юридик белеме бар. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсендә 2001 елдан бирле эшли. 2018 елның июненнән декабренә кадәр суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара.

«Татар-информ» элекрәк Игорь Безуевский Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы вазифасыннан китте, дип хәбәр иткән иде. Агентлыкка билгеле булганча, аның вазифасыннан китүе хезмәтне үзгәртеп кору белән бәйле. 2019 елның октябрендә РФ Президенты Владимир Путин Федераль суд приставлары хезмәтенең дәүләт хезмәтенә күчү турындагы указга кул куйды.

Игорь Безуевский белән бергә эштән аның өч урынбасары — Сергей Плющий, Эльвира Лабашова һәм Елена Степанова да китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100