news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә яшь язучыларның китабын чыгару өчен грант системасы булдырганнар

Чувашия дәүләт университеты мөгаллиме Ирина Софронова чуваш әдәбиятына яшь язучылар килә дип саный.

Чувашиядә яшь язучыларның китабын  чыгару өчен грант системасы булдырганнар
Владимир Васильев, Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Чувашия дәүләт университеты мөгаллиме Ирина Софронова республикада яшь язучыларның китапларын чыгару өчен грант системасы кулланылуын әйтте. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУда “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылыр алдыннан сөйләде.

“Китап нәшриятлары эшли, уртача алганда мең данә китап чыгаралар, яңа авторлар да бастырыла. Гадәттә, үз акчаларына яисә иганәчеләр ярдәме белән китаплар чыга. Шулай ук, грантлар да бар. Мәсәлән, күптән түгел балалар кулъязмалары өчен грант бирелде, яшүсмерләргә 50, урта яшьтәгеләргә 75 мең бирелә. Республика аларга китапларының бастырылу чыгымын каплый”, - диде ул.

Ирина Софронова милли әдәбият укылуын, китап нәшриятларында һәм китапханәләрдә китаплар тоткарланып ятмавын әйтте. Икенче бер мисал итеп, ул интернетта “Хыпарсем” дигән сайтларын китерде, анда мәкаләләр даими чыгып баруы хакында сөйләде. "Шушы сайтның оештыручысы Николай Плотников яшьләр язсын өчен махсус конкурслар да уздыра. Алар арасында яшь авторлар, мәктәп балалары да бар”, - ди ул.

Галимә яшь авторларның әдәбиятка килүен әйтте. Ул күптән түгел “Кӗтмен юрату” (“Көтелмәгән ярату”) дип аталган яңа җыентык дөнья күрүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, шунда җиде-сигез яшь авторның дә әсәре урын алган. "Аларга утыз яшь тә юк әле”, - дип сөйләде Ирина Софронова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100