news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә йөк машинасы белән автобус бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше вафат.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чувашиядә йөк машинасы белән автобус бәрелешкән. Һәлакәт Татарстаннан 25 км ераклыкта була. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында биш кеше вафат.

Әлеге вакытта фаҗига булган урында коткаручылар эшли.

Төгәл мәгълүматлар ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot