Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын ел саен уздырырга җыеналар
Форум татар телен саклау, үстерү һәм укыту мәсьәләләренә багышлана.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә беренче тапкыр узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын киләчәктә ел саен үткәрергә җыеналар.
«Быел форумда Чувашия, Татарстан, Марий Эл, Ульяновскидан килгән илледән артык укытучы катнашты. Мөгаллимнәр татар телен саклау, үстерү, укыту турында фикер алышты. Татар телен саклау ысулларын эзләдек. Шундый рәвештәге җыелышны ел саен уздырырга планлаштырабыз», — диде Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Беренче форумны Чувашиянең Халыклар дуслыгы йортында 25 февраль көнне Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Чара Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Чувашия Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәме белән уздырылды.
Иң яхшы мөгаллимнәргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз