news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә табылган рун язулы кабер ташларына юкка чыгу куркынычы яный

Кабер ташы, озак вакыт торганга күрә, җиргә иңә башлаган.

Чувашиядә табылган рун язулы кабер ташларына юкка чыгу куркынычы яный
Зилә Мөбәракшина, Абдул Фархан

(Шыгырдан, 26 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Чувашиянең Кызыл Чишмә авылы янында акташка чукып язылган XIII гасыр кабер ташы табылган, әмма аның бер өлеше табигать шартлары аркасында кителгән. Бу хакта Ленар хәзрәт Исхаков тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә сөйләде.

“Әлеге язулы акташны тапканыма егерме ел. Әмма хәзер генә бу хакта тәгаенләп сөйлим. Иң беренче барганда ташның биеклеге 80 см, тирәсендә биш өрәңге үсә иде. Моннан биш ел элек барганда тирә-ягын куаклар баса башлаган. Ә быел инде ул бераз җиргә иңгән”, - диде ул.

Ленар хәзрәт биш ел элек ташта язулар күренгәнен әйтте. “Мин аларны төшереп алдым. Гарәп язуы түгел, почмаклы сызыклар – рун язуы дип чамалый алабыз. Бизәкләре дә күренә иде. Алты канат ясалган, кояш тамгалары да бар”, - ди ул.

Ленар хәзрәт фикеренчә, ул гади кешегә ясалган кабер ташы түгел. “Чөнки гади кешегә озак вакыт таләп итә торган, чукып ясалган акташ ясамаслар иде дип уйлыйм. Бәлки, ул гаскәр башлыгы, түрә яисә “изге”дер. Безнең әбиләр аны “изге кабер” дип, дога кылалар иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100